- төн
- 1. Тәүлекнең кояш батыштан кояш чыгышка, кичтән иртә беләнгә кадәрге өлеше 2. сир. ТӨНЬЯК – өйнең бер ишеге кыйблага, берсе төнгә карый. ТӨН БАЛЫГЫ – Алабугалар семь. күзләре һәм зур авызы өскә карап торган, ком астында яшеренеп ятучы кечерәк диңгез балыгы; рус. Звездочет. ТӨН БЕЛӘН – Төнлә, төнен. ТӨН ГӨЛЕ – Ап-ак, алсу, сыек шәмәхә яки кып-кызыл чәчәкләре төнлә генә ачылып, көндез ябыла торган гөл; Ахшам гөле; рус. Ночная красавица. ТӨН КАРЧЫГАСЫ (КҮГӘРЧЕНЕ) – Киң җәенке башлы, зур авызлы, кечкенә томшыклы, төннәрен бөҗәк аулап тереклек итә торган кош; рус. Козодой. ТӨН КОШЫ – 1. сөйл. Ярканат 2. күч. Төнлә йокламый йөри торган кеше тур. 3. Кеше күзенә күренмәс өчен төнлә качып-посып йөри торган кеше. ТӨН КҮБӘЛӘГЕ – Төнлә оча торган күбәләкләрнең гомуми исеме; рус. Совка. ТӨН ЛАЧЫНЫ – Чем-кара каурыйлы, кызыл аяклы, кечерәк гәүдәсенең аскы өлеше җирән булган лачын: рус. Кобчик. ТӨН МИЛӘҮШӘСЕ – 1. Әвернә чәчәклеләр семь. аксыл шәмәхә чәчәкле, кичен хуш ис тарата торган декоратив үлән; рус. Ночная фиалка 2. Күке яше семь. урман аланнарында һәм куаклар арасында үсә торган, ак чәчәкле, төнлә хуш ис тарата торан үсемлек; рус. Любка. ТӨН ПАТШАСЫ – Кактусның төнлә чәчәк ата торган бер төре. ТӨН ТӨНӘҮ – Төн уздыру, төн куну. ТӨН ЧЫККАНЧЫ – Таң атканчы. ТӨН ЯГЫ (ТАРАФЫ) – Төньяк. ТӨНГӘ КАРШЫ – Бик соң, төн җиткәч
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.